news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Өмет” газетасының соңгы саны Рамазан аен каршылауга багышланган

“Өмет” газетасының соңгы саны Рамазан аен каршылауга багышланган

(Ульяновски, 4 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы соңгы саныy тулаем диярлек Рамазан аена багышлаган. Аның беренче сәхифәсе җирле шагыйрь Рифкать Хисмәтнең “Рәхим ит, Рамазан” дигән шигыре белән ачыла.

Газета битләрендә укучы шулай ук Госман хәзрәт Исхакыйның “Җәннәт капкалары ачылган ай – Рамазан” дигән вәгазе, Нурислам хәзрәт вәгазьләре, намазлар вакытлары, “Ислам авазы” яңалыклары, Ураза тоту тәртибе турындагы мәгълүматлар белән дә таныша ала.

Газета беренче мәртәбә ураза тотучыларга да ярдәмгә килгән. Әйтик, анда Ураза тотканда укыла торган догалар бирелгән. Сәхәрдән соң Ураза нияте һәм авыз ачуда укыла торган сүзләр ана телендә дә, гарәпчә дә басылган.

“Балалар өчен дин сабаклары” китабыннан алынган “Сәхәр ашыйсым килә” дигән хикәя дә, нәниләрне дә ураза тотуга якынайту максатыннан бирелгәндер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100