news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры шәһәрдә электр самокатларын прокатка бирүне тыярга ниятли

Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәрдә электр самокатларын прокатка бирүне тыярга ниятли. Җирле Башкарма комитетның рәсми интернет-берләшмәсендәге туры эфир вакытында ул шулай дип белдерде.

«Самокатларны прокатка бирү буенча без мөһим карар кабул итәчәкбез. Мөгаен, без шәһәрдә самокатларны прокатка бирүне тулысынча тыярбыз. Күп кенә шәһәрләр шундый юлдан китте инде», – диде шәһәр башлыгы.

Беляев шулай ук шәһәр кешеләренең үзләре сатып алган электр самокатларында йөрү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә хәл итүне таләп итүен билгеләп үтте. Муниципалитет дәрәҗәсендә Дәүләт автоинспекциясе һәм юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе тарафыннан профилактика эше алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot