news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мэр Илсур Метшин Казан прокурорын юбилее белән котлады

Шул уңайдан аңа рәсми бүләкләр тапшырылды

 (Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин шәһәр прокуроры Олег Дроздовны 50 яшьлек юбилее белән котлады. Шәһәр Ратушасында Олег Дроздовка ТР Президентының рәхмәте белдерелде, шулай ук “Казан шәһәрендә 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсидасы” медале тапшырылды, дип хәбәр итәләр Казан каласы Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлегеннән.

Югары дәрәҗәдәге бүләкләр исә шәһәр прокурорына Казан мэриясенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында тапшырылды. О.Дроздов башкара торган вазыйфаларны шулай ук ТР прокуроры Илдус Нәфыйков та югары бәяләде.

Котлау сүзләреннән соң, гражданнарның хокукларын һәм кануни кызыксынуларын яклаудагы законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен, Олег Дроздовка ТР Президентының рәхмәте белдерелде. Казан мэры Илсур Метшин Олег Дроздовка“Казан шәһәрендә 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсидасы” медален тапшырды. Ул аңа Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашканы өчен лаек дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100