news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида Төркиядәге зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм һәм 1 млн сум акча җибәрделәр

Менделеевск районы җитәкчелеге, Төркия халкына гуманитар ярдәм җыеп, Казанга озатты. 200 мең сумга тиз арада йоклау капчыклары, бензогенераторлар, радиатор-җылыткычлар, термослар, фонарьлар, лампа-прожекторлар, кулъюгычлар, су тутыру өчен пластик резервуарлар һәм чиләкләр җыйдылар.

«Аммоний» АҖ Төркиягә ярдәм йөзеннән 1 миллион сум акча җибәрәчәк. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары плакатлар һәм рәсемнәр ясаган.

Гуманитар ярдәм җыю ихтыяҗга карап дәвам итәчәк, дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Менделеевск районы хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

Фаҗига 12 мең кешенең гомерен өзде, зыян күрүчеләр саны 63 меңгә якынлашты.

«Әлеге коточкыч фаҗигадә якыннарын югалткан кешеләрнең барысының да олы кайгысын уртаклашабыз», - диде район башлыгы Радмир Беляев.

Искәртеп узабыз, 6 февраль иртәсендә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ул 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды дип белдерде. Россия Президенты Владимир Путин җир тетрәүдән зыян күргән Төркия һәм Сирия лидерлары – Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Әсәдкә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуы хакында белдерде. Шул көнне кич коткаручылар утырган беренче очкыч Төркиягә юл тотты. Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 12 мең 391 кешегә җиткән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә табигый бәла-казадан зыян күргән Төркия кешеләре өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга күрсәтмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100