news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида Татарстанның атказанган укытучысы автор остаханәсе үткәрде

Менделеевскида Татарстанның атказанган укытучысы автор остаханәсе үткәрде
"Менделеевск яңалыклары"

Менделеевскига Татарстанның атказанган укытучысы Диләрә Кәримова автор масстер-классы белән килде. Педагогика фәннәре кандидаты «Заманча оешма менеджменты: практиклар-практикларга!» тәҗрибәсе һәм шәхси эш алымнары белән бүлеште.

Район башлыгы Радмир Беляев теләктәшлеге белән оештырылган очрашу С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды. Ул семинар катнашучыларын сәламләде, туктаусыз белем күтәрүнең әһәмиятен һәм әлеге чарының мәгариф кластерын булдырудагы ролен ассызыклады. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.

«Без семинарлар сериясен башлап җибәрәбез. Алга таба да төрле юнәлешләрдә белем яңартуны дәвам итәчәкбез. Диләрә Салиховна белән беренче очрашу вакытында, тәҗрибәсенең менделеевлылар өчен никадәр файда китерә алуын билгеләдем һәм чакырдым. Хәзерге вакытта иң мөһиме — семинар барышында бирелеп актив эшчәнлек алып бару», — диде район башлыгы.

Мастер-класста туксаннан артык кеше: мәгариф учреждениеләре директорлары, завучлары һәм мөдирләре, мәдәният һәм спорт оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар канашты. Барысы да тренингка актив эшләде, үзләренең көчле һәм көчсез якларын билгеләделәр, оештыру проблемаларын хәл итү һәм командада эшне җайга салу юлларын эзләргә өйрәнде, белем бирү процессына бюджеттан тыш акча җәлеп итү ысуллары белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100