news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида балалар университеты ачылды

Уку йортында 100 гә якын башлангыч сыйныф укучысы белем ала.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида 1нче мәктәп базасында "Балалар университеты" ачылды. Уку йортында 100 гә якын башлангыч сыйныф укучысы белем ала, дип хәбәр итә «Менделеевск» мәгълүмат үзәге.

Университетта ай саен гомуми үсешкә юнәлдерелгән өстәмә дәресләр үткәреләчәк. Гадәти булмаган вуз ачу инициативасын КФУ Алабуга институтының Мәгариф һәм ярдәм идарәсе тәкъдим иткән. Университетны мәктәпкәчә педагогика кафедрасы мөдире Фәридә Газизова җитәкли. Балалар өчен дәресләр бушлай үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot