news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск Үзәк район хастаханәсендә педиатрия бүлеге ачылган

Нәни пациентлар өчен хастаханәдә акыл сәләтен үстерә торган өстәл уеннары, төрле уенчыклар, китаплар булган уен бүлмәсе булдырылган

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Менделеевск Үзәк район хастаханәсендә  педиатрия бүлеген ачу чарасы тантаналы төстә узды, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында.

Хастаханә бинасы файдалануга 1999 нчы елда тапшырылган. Шул вакыттан анда капиталь төзекләндерү үткәрелмәгән, бары тик җиңелчә төзекләндерү булган. Төзелеш-монтаж эшләренә максатчан финанс чаралары ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан бүлеп бирелгән.

Кечкенә пациентлар өчен хастаханәдә акыл сәләтен үстерә торган өстәл уеннары, төрле уенчыклар, китаплар булган уен бүлмәсе булдырылган.

Бүлекнең ачылыш тантанасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе башлыгы Ирина Малышева, ТР Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев, Менделеевск Үзәк район хастаханәсе баш табибы Олег Сабаев, шулай ук нәни пациентлар һәм аларның ата-аналары катнашкан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100