news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районындагы авылда шәхси йортта янгында өлкән яшьтәге хатын үлгән

Бүген Татарстанның Менделеевск районы Илнәт авылында янгын чыккан. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына иртәнге 8 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кирпечтән төзелгән бер катлы шәхси йорт янган. Шаһит, 86нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгәнче үк, ут капкан йортның тәрәзәсеннән өлкән яшьтәге хатынны алып чыккан. Кызганычка, ашыгыч ярдәм медиклары аның үлемен раслаган.

Янгын 7.45 сәгатьтә локализацияләнгән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100