news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районында Чулман ярында беренче глэмпинг ачылачак

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанның Менделеевск районында Чулман елгасы ярында беренче глампинг барлыкка киләчәк.

«Ижминводы» дәвалау оешмасы иҗтимагый инициативаларны тормышка ашыру өчен бюджеттан субсидияләр бирү конкурсында җиңүче булды һәм яңа объект төзелешенә 10 млн сум алачак.

«Татар-информ»га Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов хәбәр иткәнчә, туристлык объектын быел төзи башларга, ә киләсе елда — тәмамларга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100