Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Менделеевск районы башлыгы махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм илтергә барды
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм илтте. Йөккә шәхси посылкалар, тепловизорлар, төнлә күрү җайланмалары кертелгән. Ярдәмнең гомуми авырлыгы 2,5 тонна тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Муниципалитет башлыгы 1,6 мең чакрым һәм 20 сәгатьлек юлны узды. Ул, хәрби частька килеп җиткәч, хәрбиләр белән күрешеп, алар белән сөйләшеп алды. Махсус операция зонасыннан кадрлар белән Беляев үзенең Телеграм-каналында уртаклашты.
«Бу сәфәрнең төп максаты - безнең хәрбиләр белән аларның ихтыяҗларын һәм хәлен белү өчен шәхсән сөйләшү иде. Бөтен нәрсәне үз күзләрең белән күреп, безнең егетләргә чыннан да нәрсә кирәк икәнен аңлыйсың. Барысы да бик күтәренке рухта, җиңүгә өметләнә», - диде Радмир Беляев.
Хәрбиләр белән бергә район делегациясе дә кыр кухнясы ризыкларын ашап карады. «Барысы да тәмле әзерләнгән», - диде Радмир Беляев.
Махсус хәрби операция зонасында делегацияне «Ветераннар» аерым штурм бригадасының 2 нче батальоны каршы алды, аның составында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев хезмәт итә. Ул шулай ук Менделеевск кешеләренә даими ярдәм җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Шулай ук социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында рус армиясенә ярдәм итү өчен кулдан ясалган блокпостлар төзүләре белән танылган балалар янына кердек. Аларга күчтәнәчләр тапшырдык», - дип язды Беляев.
Киләсе партия составында махсус операция зонасына районнан автомобильләр җибәрергә планлаштырыла. Ә әлегә делегация шәһәр музее өчен сугышчылардан бүләк - хәрби хезмәткәрләрнең шевроннарын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз