news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мега Химки» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында шартлаулар булган

Янгын вакытында шартлаулар OBI гипермаркетының төзелеш бүлегендә булды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Буяу банкалары, сиптерелә торган матдәләр тутырылган баллоннар һәм башкалар шартлаган.

«Мега Химки» сәүдә үзәгендә янгын бүген иртәнге алтыда OBI төзелеш кибетендә чыккан. Ут 7 мең квадрат метр мәйданга җәелгән. Янгынны сүндерүдә 30 кеше катнаша.

Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100