Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Медведев очып килү зонасында duty free кибетләре булачак исемлеккә Казан аэропортын кертте
Элек пошлинасыз сату кибетләре очып китү зонасындагы генә эшли ала иде.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). “Казан” халыкара аэропорты очып килү зонасында пошлинасыз сату кибетләре (duty free) ачу рөхсәт ителәчәк һава аланнары исемлегенә керде. Россия Хөкүмәтенең бу турыдагы карарын Премьер-министр Дмитрий Медведев имзалады.
“ЕАЭС таможня территориясенә һава яки су транспорты белән Россия Федерациясе чигеннән чыгучы физик затлар өчен пошлинасыз товар сату рөхсәт ителгән пунктлар билгеләнде”, - диелә Хөкүмәт сайтына урнаштырылган документта.
Кайту зонасында duty free кибетләре булдырырга мөмкин булган үткәрү пунктлары исемлегенә 75 аэропорт, 35 диңгез порты һәм елга порты кергән. Моңа кадәр пошлинасыз сату кибетләре китү зонасында гына эшли ала иде.
- 2018 ел нәтиҗәләре буенча Казан аэропорты халыкара пассажирлар агымын чирек тапкырга арттыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз