Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Медицина хезмәткәрләре вакцина профилактикасы буенча уздырыла торган семинарга җыела
Медицина хезмәткәрләре вакцина профилактикасы буенча уздырыла торган семинарга җыела
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә (ДРКБ) вакцина профилактикасы буенча республика семинары уздырыла. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарының махсуслаштырылган мәктәпләре, интернат һәм балалар йортларында эшләүче медицина хезмәткәрләре, шәфкать туташлары өчен оештырыла торган бу семинарны Балалар республика клиник хастаханәсе иммунитетны күтәрү буенча профилактика республика методологик кабинеты мөдире Людмила Порошенко алып барачак.
Әлеге семинарда Татарстанның Буа, Чаллы, Азнакай, Спас, Мамадыш, Кукмара, Питрәч, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Актаныш, Тукай, Мөслим, Ютазы районы һәм шәһәрләрендә мәктәп-интернат, балалар йортларында эшләүче медицина белгечләре катнашачак. Калган район һәм шәһәрләр өчен семинар 24 ноябрь һәм 8 декабрьдә булыр дип көтелә.
Иммунитетны күтәрү буенча профилактика белгече Людмила Порошенко әйтүенчә, семинарда вакцина профилактикасы эшен оештыру, прививка ясауда туган каршылыклар, балаларны иммунизацияләүдә кулланыла торган заманча препаратлар, организмның өзлегүе, аңа каршы тору, вакциналь реакцияләр, сәламәтлеге какшаган балаларның иммун системасы турында сүз барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз