news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Медицина десанты» акциясендә катнашучылар Әлмәттә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтте

«Медицина десанты» акциясендә катнашучылар Әлмәттә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтте
Фото Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

«Медицина десанты» акциясендә катнашучылар Әлмәттә булды. 15 медик, шул ук вакытта Татарстан, Мордовия, Чувашия, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән студентлар отрядлары атна дәвамында Татарстан районнарында яшәүчеләргә көнкүреш һәм медицина ярдәме күрсәтте.

Акция тәҗрибә туплау өчен төрле медицина профиле учреждениеләрендә практика узу, үз осталыклары һәм белемнәре белән тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Шулай итеп, катнашучылар 400дән артык Әлмәт кешесе өчен беренчел һәм тирәнтен диспансерлаштыру үткәрде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Анда 100гә якын кеше ВИЧ-инфекция буенча бушлай аноним тест узды, медицина десанты ярдәмендә 350 кеше кандагы глюкоза дәрәҗәсен тикшерде, 300дән артык кеше электрокардиографик һәм УЗИ тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр алды.

Моннан тыш, студентлар кырыктан артык авыл җирлегендә яшәүчеләргә адреслы, социаль һәм медицина ярдәме күрсәтте.

Гомумән алганда, студентлар Әлмәт шәһәренең 3нче поликлиникасында, үзәк район хастаханәсендә, шулай ук Әлмәт шәһәренең СПИД үзәгендә практика узды.

«Медицина десанты» акциясендә катнашучылар ялларын да кызыклы итеп уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100