Май бәйрәмнәрендә почта хезмәткәрләре аерым график буенча эшләячәк
Пенсияләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килешеп өләшелә
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәрендә почта хезмәткәрләре аерым график буенча эшләячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килешеп өләшелә, дип хәбәр итә “Россия почтасы” ФДУП филиалы - “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
30 апрельдә һәм 8 майда барлык класслы почта элемтәләре кыскартылган эш көне графигы буенча эшли.
1 май һәм 9 майда Мәскәү һәм Санкт-Петербург почта элемтәләре хезмәтләреннән файдаланып булачак, алар 10.00-18.00 сәгатьләрдә тәнәфессез эшли. Бу көнәрдә Татарстан почта бүлекләре хезмәткәрләре ял итәчәк.
4 майда Татарстан почта элемтәсе бүлеге ял көне графигы буенча эшли. Калган көннәрдә барлык класслы почта элемтәләре бүлекләре клиентларны гадәти режимда кабул итәчәк.