Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Май бәйрәмнәрендә Казаннан Батумига яңа даими авиарейс җибәрелә
Georgian Airways авиакомпаниясе пассажирларны 3 майдан башлап йөртә башлый.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казаннан Батумига 3 майдан яңа даими авиарейс җибәрәчәкләр. Бу хакта «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«3 майда Georgian Airways Грузия авиакомпаниясе Батуми - Казан - Батуми маршруты буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүгә керешәчәк. Рейслар атнага ике тапкыр 97 урынлы Embraer 190 очкычында башкарылачак», - диелә хәбәрдә.
Казаннан очышлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Батумидан Татарстан башкаласына дүшәмбе яки җомга көннәрендә кайтырга мөмкин булачак. Очу вакыты ике сәгать ярым тәшкил итәчәк. Батумида вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алда бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз