news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашып инвалид калучыларга түләү тәртибе үзгәрә

Хәрби хезмәткә үз теләге белән барып, махсус хәрби операция барышында инвалидлык алучылар ике пенсия һәм төрле компенсацияләр ала башлаячак. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте әлеге мәсьәлә буенча өстәмә карарлар әзерли. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул турыда белдерде.

«Хәрби хезмәткә үз теләге белән китеп, яралану, имгәнү яки авыру сәбәпле инвалидлык рәсмиләштерелгән кешеләр өчен Хөкүмәт тарафыннан кагыйдәләр үзгәртелде, бу аларга бер үк вакытта ике пенсия алырга мөмкинлек бирәчәк, аларның берсе – инвалидлык буенча, шулай ук Россия законнарында каралган төрле компенсацияләр», – дип аңлатты ул.

Мишустин бу хакта Россия Министрлар Кабинеты каршында Кораллы көчләр ихтыяҗларын тәэмин итү буенча координация советы утырышы вакытында сөйләде.

Моннан тыш, Мишустин өстәп әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тол хатыннарына ай саен пособие биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100