Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә батырларча һәлак булган Азнакай егетен соңгы юлга озаттылар
Бүген Азнакайның Тымытык җирлегендә туып-үскән Руслан Сәйфуллинны якыннары, якташлары, авылдашлары, район җитәкчелеге, хәрбиләр соңгы юлга озатты. Махсус операция бәрелешләренең берсендә ул батырларча һәлак була.
Руслан Сәйфуллин Донецк һәм Луганск халык республикаларында махсус операциягә катнашу теләген белдереп, хәрби комиссариатка үзе килгән. 2004-2006 елларда хәрби хезмәт үтеп бүлек командиры дәрәҗәсендә тәҗрибә алган Руслан контракт белән хезмәткә гаиләсе белән яшәгән Казан шәһәреннән китә. Бу турыда «Азнакай-информ» хәбәр итә.
«Ватанга хезмәт итүне сайлаган Татарстанның лачын ир-егетләре - офицерлар, солдатлар бүгенге көндә барган хәрби операциядә катнашып илебезнең якты киләчәге хакына үз бурычларын батырларча үти. Азнакайның каһарман улы - сержант Руслан Сәйфуллин аларның берсе. Аның кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Русланның әти-әнисенә шундый лачын ул үстергәннәре өчен барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм һәм олы кайгыгызны уртаклашам», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев илнең Саклану министрлыгы исеменнән Русланның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аның "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнүен игълан итте.
Хушлашу мәрасимендә чыгыш ясаган һәркем Русланның чын ир-егет, үрнәк гаилә башлыгы, изге җанлы ул, игелекле туган булуын сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз