Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция хәрбиләренең хатыннары хәрәкәте башлыгы - «Нечкәбил» җиңүчеләренең берсе
28 ноябрьдә Казанда, Россиядә билгеләп үтелүче Әниләр көне алдыннан «Нечкәбил» конкурсының финалы узды, анда «Алтын Нечкәбил» номинациясендә күп балалы әни, махсус операциядә катнашучы хәрбинең хатыны һәм Татарстанда махсус операция хәрбиләре хатыннарының «Бездән башка беркем дә» хәрәкәте җитәкчесе Лилия Култышева, шулай ук Аксубай бистәсеннән Татьяна Крайнова җиңү яулады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Лилия Култышева үзе хәбәр итте.
Бәйге юбилей елында – Ватанны саклаучылар елында «Ватан гаиләдән башлана» дигән шигарь астында узды. Финалда сигез муниципаль районнан һәм Казан шәһәреннән 10 гаилә катнашты.
Тантаналы ачылышны мактаулы кунаклар - сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Әхмәтова һәм «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе Ирина Жуйкова үткәрде.
Гаилә кыйммәтләрен саклап, үз балаларына тапшыручы Татарстанның ныклы һәм бәхетле гаиләләренең яңа тарихлары бәйге елъязмасында урын алды.
2025 елда конкурста җиңүчеләр:
. «Иң Нечкәбил» – Мөслимнән Регина Гобәйдуллина;
. «Энҗе Нечкәбил» (3 урын) – Әгерҗедән Татьяна Миронова;
. «Көмеш Нечкәбил» (2 урын) – Казаннан Гөлнара Әхмәтҗанова;
. «Алтын Нечкәбил» (1 урын) – Аксубай бистәсеннән Татьяна Крайнова һәм Казаннан Лилия Култышева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз