news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко: НАТОның киңәюенә дә карамастан, Россиянең иминлеге тәэмин ителәчәк

Финляндия һәм Швециянең Төньяк Атлантика альянсына керүенә карата Россиянең хәрби реакциясе НАТОга кушылганнан соң анда урнаштырылган корал төрләренә тәңгәл булачак. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко «Известия» газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Барыннан да элек, хәрби планда Россиянең реакциясе НАТОның әлеге ике ил территориясендә эш итүенә, коралларның нинди төрләре урнаштырылуына тәңгәл булачак», - диде Федерация Советы спикеры.

Ул Россиянең иминлеге тәэмин ителәчәген искәртте.

Матвиенко фикеренчә, Финляндия һәм Швециянең альянска керүе Европадагы сәяси вазгыятьтә тискәре чагылыш табачак һәм аның тотрыклылыгын арттырмаячак. Ул шулай ук әлеге карарның мөстәкыйль булмавын һәм аның Көнбатыш илләре, беренче чиратта, АКШ һәм НАТОның басымы астында кабул ителүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100