news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко мәктәптә тарих сәгатьләре күләмен арттырырга тәкъдим итте

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко укыту сыйфатының да мөһимлеген искәртеп, мәктәптә тарих сәгатьләренең санын арттырырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Украина мисалында без бер-ике буын балаларда үз илләре тарихына карата ялган караш тәрбияләүне күрәбез күрәбез», - диде сәясәтче РФ Президенты каршындагы балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре советы утырышында.

Аның сүзләренчә, Россия кыйммәтләре бөтенләй башка нигезгә ия. Россиядә үзләренең үткәне турында дөреслекне сөйлиләр һәм аны беркайчан да бозарга, үзгәртергә юл куймаячаклар. Шуңа күрә тарихны укыту мәсьәләләренә максималь җентекләп якын килергә кирәк. «Беренче чиратта, мәктәпләрдә тарих дәресләре сәгатьләрен арттыру турында уйларга тәкъдим итәм. Моның өчен мәктәп программасында резервлар бар», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100