news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^«Матбугат йорты» нәшриятында татар фольклоры һәм тарихын үзара бәйләнештә тикшергән китап дөнья күрде

^«Матбугат йорты» нәшриятында татар фольклоры һәм тарихын үзара бәйләнештә тикшергән китап дөнья күрде

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Казанның «Матбугат йорты» нәшриятында Марат Садыйковның «... звучат лишь письмена (Татарский фольклор периода Казанского ханства в русских исторических источниках)» дигән китабы басылып чыкты.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Марат Садыйковның әлеге монографиясендә татар фольклоры һәм тарихы үзара тыгыз бәйләнештә күрсәтелгән, диде «Матбугат йорты» нәшрияты хезмәткәре Гөлнар Гарифуллина. Автор үз китабын язганда күп кенә рус тарихи чыганакларына һәм елъязмаларга мөрәҗәгать иткән. Алар арасында XVI йөзгә караган «Казан тарихы»н (әлеге истәлектә татар халкы фольклорыннан да үрнәкләр китерелгән) һәм XVII йөз - XX йөз башы рус тарихчыларының хезмәтләрен атап үтәргә мөмкин. Бу чыганаклардагы үрнәкләр бүгенге көнгә кадәр үзенең кыйммәтен җуймаган, алар Казан ханлыгы турындагы тарихи һәм әдәби әсәрләрнең сюжет нигезен тәшкил итә. Китапның кушымта өлешендә XVI йөз – XX йөз башы тарихчыларының хезмәтләреннән аерым өзекләр дә урнаштырылган. Монография «Рус тарихи чыганакларында Казан ханлыгы тарихы», «Рус тарихи чыганакларында гәүдәләндерелгән Казанга нигез салыну турында татар легендалары», «Дөнья фольклоры контекстында Зилант образы», «Казан тарихы»нда һәм татар фольклорында Казан ханлыгы эшлеклеләре» дигән бүлекләрдән, керештән һәм йомгаклау өлешеннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Китап татар халкы тарихы һәм фольклор белән кызыксынучы киң катлам укучыларга адресланган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100