news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Тел һәм баш мие үзәге хезмәткәрләре Равил Әхмәтшинга үз проектын тәкъдим итте

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «Татар афазиологик тесты»н тәкъдим иттеләр. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Бу – Югары икътисад мәктәбе каршындагы Тел һәм баш мие үзәге галимнәренең проекты. Ул инсульт һәм нейрохирургия операциясе кичергән пациентларның сөйләмендәге хилафлыкларны диагностикалаудан гыйбарәт.

Проектны ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга Тел һәм баш мие үзәге директоры, филология фәннәре докторы Ольга Драгой һәм үзәкнең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ханова тәкъдим итте.

Үзәк тарафыннан «Рус афазиологик тесты» эшләнгән һәм уңышлы файдаланыла инде. Ул рус телендә сөйләшүчеләрнең лингвистик хилафлыкларын, баш мие кабыгының тиешле участогындагы дисфункция белән бәйле афазиянең (тел хилафлыгы) төрен һәм авырлык дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Үзәк шундый ук тестны татар теле өчен дә эшләгән. Татарстанда халкы татар телен генә белә торган район һәм авыллар да булуын исәпкә алып, туган телдәге тест мондый пациентларның тормышын җиңеләйтергә ярдәм итә торган диагностик алымга әверелергә мөмкин.

Ольга Драгой, Татарстан сәламәтлек саклау системасы кызыксынган очракта, үзәк белгечләренең төбәктә әлеге проектны сынап карарга әзер булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100