news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Сабантуе 2 июльдә була

2 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә «Сабантуй-2022» узачак. Гомумшәһәр бәйрәме ике еллык тәнәфестән соң оештырыла. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Россия башкаласының тарихи һәм матур урыннарының берсендә милли бәйрәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән унынчы тапкыр уздырылачак.

Мәскәү Сабантуенда ел саен 250 меңнән артык кеше катнаша.

Бу бәйрәм «Сабантуй-2022»не оештыручылар тәкъдим иткән төп идеяне – буыннарның дәвамлылыгын, милләтләр арасында аралашу һәм мәдәни алмашны күрсәтә. Шулай итеп, бәйрәм 2022 елны «Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мирасы елы» дип игълан иткән РФ Президенты Указы тезисларының мөһимлеген раслый. Мәскәү Сабантуе «Идел буе Болгары халыкларының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу»га багышланган истәлекле датага багышла.

Бәйрәм кунакларын 11.00 сәгатьтән традицион мәйданчыкларда көтәләр, оештыручылар бүләкләр әзерләгән. Мәскәү Сабантуен ачу тантанасы 13:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100