news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдәге Концерт залында татар көйләре яңгыраган

Мәскәүдәге Концерт залында татар көйләре яңгыраган
Фото: Фәрһад Бәхтияри тәкъдим итте

23 ноябрьдә Мәскәүдәге Дубинин урамындагы Концерт залында композитор һәм пианист Фәрһад Бәхтияри һәм җырчы Кәмилә Шакированың иҗат кичәсе узган. Бу хакта «Татар-информ»га Фәрһад Бәхтияри хәбәр итә.

Концерт программасы үткән һәм бүгенге заман музыкаль хәзинәсеннән җыелган, Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина әсәрләрен үз эченә алган. Кичә дәвамында озын көйләрнең тәэсире сизелә, лирик юнәлештәге музыка өстенлек итә. Сирәк кенә ул Фәрһад Бәхтияринең башка дулкында язылган «Җилләр һәм Хыяллар» һәм «Сәяхәт» әсәрләре белән чиратлаша.

Концертны «Әллүки» җыры белән Кәмилә Шакирова башлап җибәргән. Төрле композиторларның «Ышанам», «Мин сине шундый сагындым», «Тормыш тузаны» кебек җырлары, шулай ук Ф. Бәхтияринең «Яңарыш» фортепиано пьесасы яңгыраган.

Моннан соң Фәрһад Бәхтияри үзенең вокаль әсәрләрен тәкъдим итә, татар музыкаль традицияләренең үзенчәлеген һәм тирәнлеген күрсәтә. Рифат Сәлах сүзләренә иҗат иткән «Фикернамә» өч өлешле җыр җыентыгында композиторның укучысы Таһирә Минһаҗева башкаруында «Өйгә кайттым» өлеше яңгырый.

Академик музыка белән татар традицияләрен берләштереп ясаган экспериментлары белән танылган композитор Фәрһад Бәхтияри тамашачыларны яңа аһәңнәре белән таныштырса, Кәмилә Шакирова үзенең башкаруы белән татар музыкаль мирасын барлык яклары белән ачып күрсәтә.

Яшь музыкантлар Екатерина Конюхова һәм Таһирә Минһаҗева фортепиано һәм скрипкада чыгыш ясый.

Татар музыкасы симфониясе барлык катнашучылар өчен чын бәйрәм бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot