Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә «Татарча диктант»ны өч урында язып була
Мәскәүдә «Татарча диктант» акциясенә өч мәйданчыкта кушылып була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итәләр.
Диктант текстын татар теле укытучысы Альбина Вәлиева укый.
Башкалада акция Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә уза.
Диктантны түбәндәге урыннарда язып була:
- 8 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә – Каюм Насыйри институтында, (Белореченская урамы, 19 йорт, 2 корпус – Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәп бинасы, 223 кабинет);
- 10 ноябрьдә 10:30 сәгатьтә – Татар мәдәни үзәге (Кече татар тыкрыгы, 8 йорт), 306 кабинет;
- 10 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге «Ихсан» Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәге (Складочная урамы, 1 йорт, 15 бина, 3 подъезд, 2 кат).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз