news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә әдәби клуб очрашулары уздырылачак

Мәскәүдә татар телен өйрәнү курслары кысаларында әдәби клубның беренче очрашуы узды. Курслар җитәкчесе Альбина Вәлиева тәкъдиме буенча, клубта татар әдәбияты классикларының әсәрләре турында фикер алышачаклар.

Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр иткәнчә, курсларга йөрүчеләр беренче очрашуда татар соцреализмының күренекле вәкиле Гадел Кутуй иҗаты белән танышты, аның «Тапшырылмаганга хатлар» повестен анализлады. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100