Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәге тарихына багышланган китап тәкъдим ителде
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгенең тарихи бинасында 2 октябрьдә «Татарский культурный центр Москвы: очерки истории» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Басма башкаладагы татар йортының гасырдан артык тарихына багышланган һәм аның турында барыннан да элек кешеләр язмышы аша сөйли. Бу хакта Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китап РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин редакциясендә чыкты. Авторлары – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Мәскәү ислам институтының ислам тикшеренүләре үзәге директоры Дамир Хәйретдинов, педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы һәм публицист Марат Сәфәров, шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Фәрит Фарисов.
«Фәрит Фарис улы Фарисов җитәкчелегендәге команда Мәскәүнең мөселман җәмәгатьчелеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Татар мәдәни үзәгенең гасырдан артык тарихына багышланган китап чыгуы Мәскәү тарихында мөһим вакыйга булып тора, Россия башкаласы тарихында татарларның аерылгысыз өлешен искә төшерә», - дип ассызыклады сәламләвендә Гайнетдин.
Хәбәргә караганда, китапның һәм тәкъдим итү кичәсенең төп фикере: «Йорт – ул диварлар түгел. Йорт – ул кешеләр».
Бүген Татар мәдәни үзәге эшен дәвам итә: мәдәни һәм иҗтимагый чаралар үткәрә, яшьләр белән эшли, иҗат коллективларын һәм мәгариф проектларын үстерә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. «Бу китапта безне берләштергән әйберләрне җыйдык. Без кешеләр өчен эшлибез», - дип ассызыклады Фәрит фарисов.
Кичә Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Илдар Шиһапов җитәкчелегендәге Мәскәү Татар мәдәни үзәге артистларының җыелма хоры чыгышы белән тәмамланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз