news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Россиянең атказанган конструкторы Хәйдәр Мусинны 85 яшьлеге белән котладылар

Мәскәүдә Россиянең атказанган конструкторы Хәйдәр Мусинны 85 яшьлеге белән котладылар
Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Авиаконструктор Хәйдәр Мусинга 85 яшь тулды. Аны юбилее белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин котлады. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Әхмәтшин авиаконструкторның тормыш һәм хезмәт юлы безнең яшьләр өчен үрнәк булуын искәртте.

Горький өлкәсе Чембиле авылында туып-үскән Хәйдәр Мусин Мәскәү авиация-технология университетында укый. «Туполев» конструкторлык бюросында эшләгән елларында самолетларның күп төрләрен булдыруга зур өлеш кертә.

Хәйдәр Мусин – илдә беренче югары тавышлы Ту-144 самолетын һәм водород ягулыгында эшли торган беренче Ту-155 самолетын төзүче.

Двигательләрне эшләтеп җибәргәндә, беренче этапта шартлау куркынычы зур булу сәбәпле, самолет белән идарә итү илле метр тирәнлектәге тимер-бетон җир асты бункерыннан каралган. Күзәтү өчен видеокамералар урнаштырылган – мониторда инженерлар Ту-155 эчендә дә, аннан читтә дә барган вакыйгаларны күзәткән. Куркыныч зур була, самолетта сыек водород ягулыгы бар. Ту-155 җир өсте һәм очыш сынауларын уңышлы узды, анда ун дөнья рекорды куелды.

Бу эш өчен Россия Президенты Указы белән Хәйдәр Мусинга «Россия Федерациясенең атказанган конструкторы» исеме бирелде.

Авиаконструктор шулай ук Поляр йолдызын кулланып, мөселман дини корылмаларын төзүдә төгәл юнәлеш бирү методикасын эшләде. Ә 1991 елда ул хаҗ кыла.

Ул «Камиллек юлында», «Исламда ориентлашу» һәм «Күләгәдәге хакыйкать» китаплары авторы.

2013 елда «Россия горурланган мөселманнар» проекты кысаларында Хәйдәр Мусин турында «Вакытны узып» документаль фильмын төшерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100