Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә реконструкциядән соң Ислам институты ачыла
23 сентябрьдә башкалада реконструкциядән соң Мәскәү Ислам институтын ачу тантанасы була. Яңартылган бина ачылышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин катнашачак.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан ачылу тантанасында Төркия, Мисыр, Иордания, Сирия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Гыйрак рухи лидерлары һәм хөкүмәт делегатлары, Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре илчеләре, РФ Президенты администрациясе, федераль һәм шәһәр хакимияте вәкилләре киләчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Мәскәү Ислам институты урнашкан бина 1999 елда Мәскәү хөкүмәте тарафыннан Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган. Мәскәү хөкүмәте аны 2020 елның сентябрендә мэр Собянин һәм мөфти Гайнетдинның очрашуыннан соң капиталь яңарту турындагы карарны хуплады. Бинада инженерлык челтәрләре алмаштырылды, уку һәм административ бүлмәләр ремонтланды, медицина кабинеты яңадан җиһазландырылды, территориясе төзекләндерелде.
Бүгенге көндә институт, дәүләт үрнәгендәге дипломнар биреп, бакалавриат, магистратура һәм аспирантура дәрәҗәсендә Ислам теологиясе буенча әзерлек программаларын гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз