2 сентябрьдә Мәскәү консерваториясенең Зур залында тантаналы рәвештә Илдар Абдразаковның Бишенче юбилей фестивале ачыла. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы җырчының сәнгать өлкәсендәге яшь талантларга ярдәм күрсәтүче фондына сылтама белән хәбәр итә.
Бу көнне сәхнәгә Илдар Абдразаков (бас), Владислав Сулимский (баритон) кебек танылган осталар гына түгел, ә талантлы яшь вокалистлар да чыгачак. Алар арасында Лилит Давтян (сопрано), Ольга Привалова (сопрано), Ульяна Бирюкова (меццо-сопрано), Давид Посулихин (тенор) һәм Алексей Кулагинны (бас) атап үтәргә мөмкин, диелә.