Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә күргәзмә ачылды
Мәскәүдә Россия Сәнгать академиясенең музей-күргәзмә комплексында «С Востока свет» күргәзмәсе ачылды. Ул Бөтенроссия пленэры кысаларында төзелгән эшләрдән тора. Ул агымдагы елның августында 922 елда Идел Болгары халыклары тарафыннан ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар исәбендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пленэрда рәссамнар, скульпторлар һәм сәнгать һөнәрләре осталары катнашты. Алар арасында академиклар, Россия Сәнгать академиясе әгъза-мөхбирләре, Россиянең 17 шәһәреннән атказанган һәм халык рәссамнары бар иде. Әлеге иҗади проектны Россия мөселманнарының Дини җыены җитәкчесе Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәм Россия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели чыгыш ясады.
Катнашучылар Казан, Болгар, Чабаксар, Биләр, Шыгырданда истәлекле урыннарда булды. Әлбир хәзрәт сүзләренчә, борынгы тарих сюжетларына мөрәҗәгать итү эшне шартлылык һәм метафоралылык белән тулыландыра.
Кайбер рәссамнар Болгар дәүләтенең сакланып калган һәм реконструкцияләнгән һәйкәлләрен сурәтләгән. Башкаларны болгар цивилизациясе барлыкка килү һәм аның белән бәйле сюжетлар җәлеп иткән. Өченчеләре бу урыннардагы табигатьне ясаган.
Экспозициянең 70 эше арасында рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре бар. Проект кысаларында барлыгы 340тан артык картина язылган.
Мөфти, рәхмәт йөзеннән, Церетелига Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хатын һәм кулдан тегелгән зиннәтле чапан бүләк итте. Церетели, үз чиратында, Мәскәү мөфтиенә теләкләр язылган һәм шәхси автографы куелган үз китапларын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз