news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узды

https://avtonomiya.tatar/

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе үтте. Мәскәү татарлары автономиясе шул турыда хәбәр итә.

Очрашуда Фәнис Яруллиннның хатыны Нурсөя, туганы Садия Минһаҗева, аның кызы Айзилә, шагыйрьнең туган ягы Баулы шәһәре администрациясе җитәкчесе урынбасары Ренат Хәмидуллин, Ф.Яруллинның музей йорты мөдире Гүзәл Газизуллина катнашты. Алар шагыйрьнең иҗаты, аның тормыш юлы турында истәлекләре белән уртаклашты.

Фәнис Яруллин шигырьләре Ренат Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Наилә Акмаева башкаруында да яңгырады.

Концертта Татар мәдәни үзәге артистлары һәм чарага чакырылган Татарстан сәнгать вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100