news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Бөтенроссия хәйрия программасына мохтаҗлардан гаризалар җыю эше башлана

«Корбан Кәрим – 2022» дип аталган Бөтенроссия хәйрия программасы 6 июльдә ил башкаласы төбәгендә эшчәнлеген башлап җибәрә. Россия Мөфтиләр шурасы шул хакта хәбәр итте.

Россия мөселманнарының рухи лидеры шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасы белән Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте акцияне оештыручы һәм башкаручы булып тора.

6 июльдә +7 (495) 150 16 70 номеры буенча мохтаҗлардан гаризалар кабул итү буенча кайнар линия эшли башлый.

Кайнар линия телефоны операторлары гаризаны теркәячәк һәм корбан итен тапшыру датасын билгелиячәк.

Акция буенча корбан итен тапшыру эше башкала мәчетләрендә Корбан гаете бәйрәме көннәреннән соң, 12 июльдән башлана.

Россиянең башка төбәкләрендә хәйрия программасы Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы мөселманнарның үзәкләштерелгән һәм җирле дини оешмалары аша тормышка ашырыла.

«Корбан Кәрим» – матди кыенлыклар кичергән ялгыз кешеләргә һәм гаиләләргә ярдәм итү өчен РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2020 елда булдырылган хәйрия программасы. Акция бөтен Россия буенча меңләгән гаиләне колачлый. Ул хәйриячеләр ярдәме белән үткәрелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100