Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган бәйге уза
Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбе «Батырлык гасырларга кала» дигән төбәкара бәйге уздыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.
Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь-патриот Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Бәйге «Ялгыз җыр», «Вокал жанры», «Нәфис сүз», «Муса Җәлил – минем герой» темасына иң яхшы инша», «Муса Җәлил – Советлар Созы Герое» темасына социаль челтәрләрдәге иң яхшы видео», «Театраль һәм сәхнә куелышлары» номинацияләрендә уздырыла.
Номинацияләр 5-9 яшьлек, 10-13 яшьлек һәм 14-18 яшьлек өч яшь төркеменә бүленгән.
Бәйге нигезләмәсе белән әлеге сылтамага кереп танышырга була.
Теркәлү – сылтама аша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз