Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган концерт булды
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган концерт булды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе сайты яза.
Биредә Казан һәм Мәскәү шәһәрләренең вокаль хор коллективлары чыгыш ясаган. Концертта 125 бала катнашкан. Алар тамашачыларга «Изге нур» музыкаль-поэтик композициясен тәкъдим иткән. Чараны Мәскәүнең тарихи мәчете мөәзине Рәис Кудяев Коръән укып ачкан.
Сәламләү сүзләре белән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар хор музыкасы фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театры кафедрасы мөдире, дирижер, профессор Әлфия Җәббарова, Мәскәү татарлары автономиясе Советы президиумы әгъзасы Наилә Шәмиева, ТР Вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторының өлкән белгече Фикус Мортазина чыктылар.
Концерт программасында Казан консерваториясе опера студиясе, «Сөембикә» вокаль ансамбле, Дмитрий Железновның яшүсмерләр һәм малайлар капелласы, «Piccolini» балалар хоры һәм «Delizia» хоры катнашты. Программаны Кәрим Галиев, Мәрьям Җәббарова һәм Илдар Шиһапов алып барды.
Чара Мәскәүдә Казан дәүләт консерваториясенең татар хор музыкасы фестиваленең рәсми вәкиле Зөлфия Хәбибуллаева катнашында оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз