news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә журналист Әнвәр Софинов белән хушлаштылар

Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәрендә журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Софинов белән хушлаштылар. Бу хакта Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Җәмәгать эшлеклесен соңгы юлга озатырга Татарстан Республтикасының вице-премьеры –  Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, район хакимияте башлыгы урынбасары, шулай ук мәрхүмнең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм курсташлары килгән иде.

Хушлашу мәрасимендә катнашучылар журналистның гомере бик иртә өзелүенә сыкравын белдерде. Әнвәр Софиновның 65 яшьлек юбилеена кадәр нибары бер ай калган булган. Милләттәшебезне Наро-Фоминск зиратында җирләделәр, анда аның әтисенең һәм әнисенең дә кабере бар.

Әнвәр Софиновның озак авырудан соң вафат булуы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100