news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү өлкәсендә балалар арасында ислам нигезләре конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Ике айлык дини-агарту курслары үткәннән соң Мәсәкү өлкәсенең Дзержинск шәһәр округының мөселман җәмгыяте мәктәбенең яшь укучылары ислам нигезләрен белү конкурсында катнашты. Балалар Изге Коръәнне яттан укыды, шулай ук мөселман хокукы, игелек һәм дин тоту кебек фәннәр буенча сорауларга җавап бирделәр. Бәйгедә утыз укучы катнашты һәм аларның һәркайсы тырышлык, әзерлек һәм югары белем дәрәҗәсен күрсәтте.

Конкурста катнашучыларның чыгышын жюри – имам-хатыйблар Динислам Шәрипов һәм Ибраһим Кучибойзода, шулай ук Коръән хафизы Сәидумар Иноятов бәяләде. Жюри конкурста җиңүчеләрне билгеләде, бүләкләрне җиңүчеләр генә түгел, ә барлык катнашучылар да алды. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте балаларның һәм өлкәннәрнең дини белеменә аерым игътибар бирә. Яңа җәмгыять төзелгәндә, рухи-агарту процессларын оештыру аның беренче һәм беренче чираттагы бурычларының берсе булып тора, һәм безнең оешма да искәрмә булып калмады. Балалар бик теләп яңа белем ала һәм куллана, конкурс шуның дәлиле булды», - диде имам-хатыйф Динислам Шәрипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100