news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә «Имин Рамазан - 2023» дигән фотокүргәзмә ачылды

Изге Рамазан аенда Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән ачык һавада «Имин Рамазан - 2023» дигән фотокүргәзмә эшли башлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә экспозициясе монотеистик диннәрдә ураза тоту тарихы, аның кагыйдәләре, ифтар һәм сәхәр, Рамазан аенда сәдаканың төрләре турында бәян итә. Күргәзмәне оештыручылар Изге Коръән иңә башлаган Кадер кичәсенә аерым игътибар биргән.

Күргәзмә кысаларында Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр һәм кунаклар шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең изге Рамазан аена багышланган проектлары, программалары һәм басмалары белән таныша алачак. РФ Диния нәзарәтенең бу изге көннәрдәге хәйрия эшчәнлеге күргәзмәнең төп лейтмотивы булган.

Күргәзмә стендларының берсе кунакларга Мәскәү Мемориаль мәчете территориясендәге «Рамазан чатыры» хәйрия мәдәни-агарту проекты турында сөйли, анда ел саен меңнән артык кеше килә. Бер стендта «Рамазан Кәрим» хәйрия акциясе хакында җентекләп танышырга мөмкин, аның кысаларында дистәләгән мең мохтаҗ кешегә, нинди дин тотуына да карамастан, азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Мондый акцияләр Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Пенза, Түбән Новгород өлкәләрендә, Мордовия Республикасында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100