news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ инспекторлары еш туктата торган машиналар билгеле

ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибарын нинди транспорт чаралары җәлеп итүе турында автомобиль белгече Егор Васильев «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, наклейкалар күп ябыштырылган тонировка ясаткан автомобильләр, «тюнинг элементлары», пычрак кузов һәм пыяла, сезонлы шиналары булмаган, көчле тавышлар чыгара торган машиналар аеруча аерылып тора. Егоров билгеләп үткәнчә, җитештерүче тарафыннан каралмаган элементлар һәм тюнинг фаралары шулай ук ЮХИДИ хезмәткәре белән аралашу ихтималын арттыра.

Шулай ук йөртүченең үз-үзен тотышы да игътибарны җәлеп итә, диде автобелгеч.

«Юлда артык агрессивлык яки, киресенчә, артык тыйнак тәртип – бу йөртүченең яшерер әйбере булу билгесе», - диде Егоров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100