Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүче хатын-кыз кюветка төшкән автомобиль салоныннан очып чыгып һәлак булган
Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше үлгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, җиңел машина белән идарә иткән хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм идарәне югалткан. Җиңел машина кюветка төшеп, әйләнеп капланган.
Хатын-кыз иминлек каешын эләктермәгән булган, шуның аркасында ул автомобиль салоныннан очып чыккан. Ул урында ук үлгән, диелә хәбәрдә.
Фото: © Республика Дәүләт автоинспекциясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз