news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартның 14 көнендә Татарстан юлларында 254 кеше транспорт һәлакәтенә очраган

Шуларның 25е өчен ул һәлакәтләр үлемгә сәбәпче булган

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Мартның 14 көнендә Татарстан юлларында 171 транспорт һәлакәте кешеләргә каза китергән, шулар нәтиҗәсендә 254 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән һәм 25е үлгән, шул исәптән Казанда булган 76 транспорт һәлакәтендә 3 кеше үлгән, 80е имгәнгән, яраланган.

Шул хакта хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге һәлакәтләрнең соңгы көннәрдә булганнарын шәрехли.

13 март көнне 13.10 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең Королев урымында 1980 елгы зат идарә иткән “КамАЗ” машинасы, алдан чыгарган нәтиҗәләр буенча, артка чигенгәндә хәрәкәт куркынычсызлыгы тәэмин ителешенә игътибар биреп җиткермәгән, нәтиҗәдә, 1951 елгы җәяүлене таптаткан. Җәяүле исә җәрәхәтләреннән шушы урында һәлак булган.

14 мартта 10.05 сәгатьтә Мәскәү – Уфа юлының 1136 нчы чакрымында, Актаныш районы турысында, “ВАЗ-2109” автомобиле белән идарә иткән 1986 елгы кеше, фаразланганча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган һәм тукталыш мәйданчыгында торган “НефАЗ” автобусына бәрдергән. Һәлакәт вакытында автобуста 1981 елгы шофер белән 18 пассажир булып, бәхеткә, берсе дә каза күрмәгән. Дөрес, җиңел машина рулендәге кеше, төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнеп, район үзәк хастаханәсенә озатылган, ә 1986, 1987, 1989 елгы пассажирларына медицина ярдәме урында күрсәтелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot