news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Март аенда Татар китабы йортына бушлай кереп була

Биредә Шәриф Камалның мемориаль фатирын күрсәтәләр.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Март аенда Казанда Татар китабы йортына (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена) — Татарстан Республикасы Милли музее филиалына керү түләүсез була.

Татар китабы йорты сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10:00–18:00, җомга көнне 10:00-17:00 эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, март аенда «Хәзинә» галереясенә дә бушлай керергә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100