news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марк Ванденплас: “Казанда узачак Универсиада бик зур колачлы булачак”

Июньдә Казанга Универсиадага кертелгән спорт төрләре буенча комиссия киләчәк

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Универсиада уздыруга 3 ел кала, Казанда шундый югары дәрәҗәдәге әзерлек булу безне таң калдырды. Оештыру комитеты халыкара дәрәҗәдә уеннар оештыруның нәрсә икәнлеген аңлаган. Бу бик зур колачлы Универсиада булачак”, - дип белдерде “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында FISUның җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас.
Билгеле булганча, Казанга, 2013 елгы Универсиадага әзерлеккә күзәтчелек итү максатыннан, 12 апрельдә FISU делегациясе килде. Делегация составына FISU Башкарма комитеты әгъзасы, техник комиссия рәисе Ставрос Дувис, FISUның җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас, телетапшырулар буенча директор Деян Сусович һәм спорт директоры, Белградтагы Универсиада авылы мэры Михала Бухела керде. Эшлекле сәфәр кысаларында FISU делегатлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Берничә көн дәвамында кунаклар Универсиада авылы төзелеше һәм аның инфраструктурасы белән танышты. Марк Ванденплас билгеләп үткәнчә, Универсиадалар уздыру тарихында беренче тапкыр Универсиада авылы уеннарга 3 ел кала тулы әзерлектә диярлек. Җәйге Универсиадалар директоры эшләрнең бик тиз алып барылуын билгеләп үтеп, моның оештыру комитеты ягыннан күзәтчелекнең нык булуы турында сөйләвен белдерде.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Марат Бариев сүзләренчә, техник комиссиянең Казанга килүе бик мөһим. Чөнки ул бу елдагы төп комиссияләрдән санала. “Логистика, медицина ярдәме күрсәтү, туклану, медиа белән бәйле мәсьәләләр – комиссиянең күз уңында”, - диде М.Бариев.
Эшлекле сәфәр вакытында инспекция комиссиясе 25 спорт объектында булды. Алар арасында “Зилант”, Спорт сарае, “Көрәш сарае”, “Казан” халыкара ат-спорт комплексы кебек гамәлдәгеләре дә, төзелә торганнары да бар.
Сөйләшүләр барышында Универсиада вакытында оештырылачак спорт ярышлары программасы каралган, кунаклар үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткергән, спорт программасы тулысынча май аенда расланыр дип көтелә. Билгеле булганча, программага 26 спорт төре кертелгән. Алдан планлаштырылганча, Универсиадада 14 меңләп спортчы катнашыр һәм 300 комплект медаль уйнатылыр дип уйланыла.
FISU Башкарма комитеты әгъзасы, техник комиссия рәисе Ставрос Дувис сүзләренчә, бу көннәрдә Казанда эш алып бара торган комиссия гамәлдәге спорт объектларын гына карауны максат итеп куймый, ә спорт программмасын да ахырына кадәр эшләп бетерүне күз алдында тота.
Марат Бариев хәбәр иткәнчә, июнь аенда Казанга спорт төрләре буенча комиссия киләчәк. Алар спортчыларны урнаштырудан алып спорт мәйданчыкларына бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.
Марк Ванденплас фикеренчә, 26 спорт төре буенча уеннар оештыру эше җиңелдән түгел. Монда уеннар оештыруга кагылышлы булган барлык өлкәләрнең нык бәйләнештә булуы кирәк, дип саный ул. Республика җитәкчелеге белән алдагы сөйләшүләрдә нәкъ шушы мәсьәлә күтәреләчәк дип көтелә. Шулай ук допингка каршы концепция буенча фикер алышулар булачак.
Телетапшырулар буенча директор Деян Сусович хәбәр иткәнчә, уеннарны телевидение аша трансляцияләү, уеннар кергән күренешләрне Казаннан бөтен дөньяга җибәрү буенча да сөйләшүләр узган. Деян Сусович аларны “күп вәгъдәләр бирүче” сөйләшүләр дип атады. “Спорт уеннары программасы раслангач, мин Казанга, телевидение программасын төзү өчен, кабат киләчәкмен”, - диде ул.
“Универсиада 2013” Башкарма дирекциянең генераль директоры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, Универсиаданың тантаналы ачылышы яңа төзелә торган стадионда булачак, ә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат үзәге Спорт сараенда урнашачак. Шулай ук уеннарның Интернетта үз сайты эшләячәк. Анда Универсиадага кагылышлы бөтен мәгълүмат белән танышып барырга мөмкинлек булачак.
Ә инде Универсиада вакытында спортчыларны һәм башка кунакларны урнаштыру мәсьәләләренә килгәндә, спортчылар Универсиада авылында яшәячәк, моннан кала, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, техник хезмәткәрләр, FISU әгъзалары, башка югары дәрәҗәдәге кунаклар өчен яшәү урыннарын көйлисе бар, диде FISUның җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас.
Комиссия үз эшен Казанда 17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot