news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элдан килгән гаилә Татарстанда юл һәлакәтенә очраган

Volkswagen машинасын йөртүче каршы полосага чыгып, Марий Эл республикасы номерлары булган Renault автомобиле белән бәрелешкән, аннары «КАМАЗ» машинасы астына килеп кергән.

Марий Элдан килгән гаилә Татарстанда юл һәлакәтенә очраган
Фаҗига шаһитләре фотосы

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә республиканың Яшел Үзән районында җитди юл-транспорт һәлакәте булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйганың шаһитлары сөйләгәнчә, Volkswagen машинасын йөртүче алда бара торган автомобильне узу өчен каршы як полосага чыгып, Марий Эл республикасы номерлары булган Renault автомобиле белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән соң немец автомобиле «КАМАЗ» машинасы астына килеп кергән.

«Renault машинасында ир-ат һәм хатын-кыз иде. Икесе дә имгәнгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аларны хастаханәгә алып китте», — дип аңлатты юл һаләкате шаһитлары.

Агентлыкка билгеле булганча, зыян күрүчеләр ирле-хатынлы булган. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100