news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мариупольдән килгән гаилә Россия гражданлыгын алу өчен Фәрит Мөхәммәтшиннан ярдәм сорады

Мариупольдән килгән гаилә Россия гражданлыгын алу өчен Фәрит Мөхәммәтшиннан ярдәм сорады
https://gossov.tatarstan.ru/

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Мариуполь шәһәреннән Казанга килгән гаилә мөрәҗәгать итте. Здравковлар гаиләсе «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә килде. Анда гражданнарны партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда яза.

Татьяна Здравкова улы белән икесенең югалган документларын торгызуда һәм Россия гражданлыгын рәсмиләштерүдә ярдәм сорый. Моннан тыш, ул Мариупольдән эвакуацияләнгәннән соң, әнисе белән элемтәнең өзелүен билгеләп үтте. Әнисе инде олы яшьтә, һәм Татьяна Здравкова хәзерге вакытта аның кайда икәнлеген белми. Татьяна улы белән, Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булган күп кенә кешеләр кебек үк, бүген Казанның бер кунакханәсендә яши.

Фәрит Мөхәммәтшин профильле министрлыклар һәм ведомстволарның әлеге проблеманы хәл итүгә һичшиксез кушылачакларын әйтте.

Моннан тыш, кабул итүдә катнашкан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев яшь гвардиячеләр Татьяна Здравковага әнисен эзләүдә ярдәм итәргә әзер, дип белдерде.

Хәзерге вакытта Мариупольдә «Бердәм Россия» волонтерлары эшли. «Без барлык адреслар буенча да барып, күршеләр белән аралашып, булган барлык исемлекләрне һәм мәгълүматлар базасын өйрәнәчәкбез, вакытлыча урнаштыру урыннарында һәм гуманитар штабларда мәгълүмат таратачакбыз», – диде ул.

Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете каршындагы халык ансамбленә йөрүче Наилә Сафиуллина читек сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз, сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар булуга да карамастан, иҗади коллектив тормышында актив катнаша. Ансамбль артистлары сәхнә костюмнарын үзләре сатып ала, әмма Наилә Илгизәр кызының сәхнә өчен аяк киеме сатып алырга акчасы җитми. Фәрит Мөхәммәтшин Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында активистка ярдәм итәчәкләрен әйтте, якын арада Наилә Сафиуллинага алар үз читекләрен тапшырачаклар.

Фәрит Мөхәммәтшинга Биектау районының Семиозерка авыл җирлеге башлыгы Авыл көнен үткәрүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бәйрәмнең күптәнге тарихы бар һәм ул яңадан торгызылган. Быел ул 2 июльдә узачак. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, халык традицияләрен, һичшиксез, саклап калырга кирәк, авылга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтеләчәк.

«Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны даими рәвештә кабул итәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда.– Әлеге эш ысулы үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Кешеләр күбрәк ышана, төрле мәсьәләләр буенча еш мөрәҗәгать итә башладылар. Һәр мөрәҗәгатьнең каралуын күзәтеп торам, һәм, мөмкин булганча, уңай хәл итәргә тырышабыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100