Марина Патяшина: 2021 елда коронавирус очраклары ике тапкыр артык булды
Ул, республикада авыру азып китмәсен өчен, 2021 елда ковидка каршы көрәш аеруча катлаулы булганын әйтте.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2021 елда коронавирус белән авыру очраклары ике тапкыр артык булган. Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында шул хакта искәртте.
Аның сүзләренчә, республикада авыру азып китмәсен өчен, 2021 елда ковидка каршы көрәш аеруча катлаулы булган.
Марина Патяшина коронавирус күтәрелеп алган вакытларны искәртте. «Июльдә ковид очраклары артып алды, әмма күпкә түгел, ә көзен Татарстан авыруның рекордка тиң саны белән очрашты», — дип белдерде.
Ведомство башлыгы теркәлгән очраклар 2020 елга караганда ике мәртәбә артык булуына дельта штаммы пәйда булуы һәм тиз таралышы сәбәп булганын әйтте.