news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков Татарстанда халык үлеме күрсәткечләре югары булган районнарны атады

Министр һәр муниципаль районда халык үлеменә анализ ясалганын әйтте.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда шәһәр һәм муниципаль округларда, халык саны буенча бертөрле шәһәр-районнар чагыштырылып, үлем күрсәткечләренә анализ ясалган. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлем күрсәткечләре югары булган районнарны атады.

Казанда үлем күрсәткече Чаллыга караганда 11 процентка югары. Лениногорскида үлем, Түбән Кама белән чагыштырганда, 35 процентка күбрәк булган. 

«Буа һәм Питрәчтә үлем күрсәткечләрендә аерма 42 процент. Халкы 30 меңнән кимрәк районнар арасында иң зур үлем күрсәткечләре Мөслим, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарында. Әйтик, Мөслим районында үлем күрсәткече, Теләче районына караганда, 35 процентка артык», — дип белдерде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Министр һәр муниципаль районда халык үлеменә анализ ясалганын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100