news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Марат Моратов: “Төбәкләрдә татарлар тормышын яктыртуны арттыру өчен, үзхәбәрчеләрнең эшчәнлеген активлаштыру зарур”

^Марат Моратов: “Төбәкләрдә татарлар тормышын яктыртуны арттыру өчен, үзхәбәрчеләрнең эшчәнлеген активлаштыру зарур”

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасының “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган коллегия утырышында агентлыкның генераль директоры Марат Моратов үз чыгышында 2005 елда башкарылган эшләргә күзәтү ясап, 2006 елга куелган бурычлар турында сөйләде. Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Президент Аппаратының Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Александр Терентьев та катнашты.

2006 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, республикада 997 массакүләм-мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуның 187 се – дәүләтнеке һәм дәүләткә карамаганы – 810. Матбугат басмалары 740, электрон чаралары 239 һәм 10 мәгълүмат агентлыгы яшәп килә. Матбугат басмалары тыгызлыгы буенча, РФ күләмендә Татарстан лидер булып санала. Марат Моратов сүзләренә караганда, барлыгы 260 мең данә тираж белән 8 республика газетасы һәм 11 журнал бар икән. 269 мең тиражга ия 86 район һәм шәһәр газетасы төбәкләрдәге яңалыклар белән таныштырып бара. Тулаем алганда, югарыда санап кителгән барлык ММЧ ларның тиражы 532 мең данәне тәшкил итә.

2005 елда район һәм шәһәр басмалары оештыру-техник яктан реформаларга дучар булды һәм нәтиҗәдә, Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә газеталар югары полиграфия басмасында нәшер ителгән. Шулай ук ММЧ ларның оештыру техникасы, җиңел машиналар һәм цифрлы җайланмалар һәм җиһаз белән тәэмин ителгәнен дә билгеләп үтте ул.

“Татмедиа” җитәкчесе аеруча тиражлы газеталарның төсле сыйфатка үзгәртелеп чыга башлаячагы хакында да хәбәр итте. Билгеле булганча, бүгенге көндә “Ватаным Татарстан” газетасы милли басмалар арасында иң тиражлы газета исәбендә. Ул юбилейларын билгеләп узган газета-журналларны да искә төшерде. Әйтик, “Казан утлары” ның 1000 нче саны чыгу уңаеннан, ТР Президенты Минтимер Шәймиев аны уңай бәяләп узган иде, “Татарстан” журналы һәм “Молодежь Татарстана” ның 85 еллыгы һәм балалар журналистикасы үрнәкләре булган “Сабантуй” газетасы һәм “Ялкын” журналларының 80 яшьлек бәйрәмнәре билгеләп үтелде. Казанда беренче чуаш газетасы “Хыпар” ның чыга башлавына 100 ел тулды.

Марат Моратов үзхәбәрчеләрнең эшен активлаштыру һәм татарлар тормышын тулырак күзаллау максаты белән, корпунктлар ачуның ихтыяҗына басым ясап, бу эшне гамәлгә ашыру хакында тәкъдим ясады. Бер корпункт ачу якынча 1,5 млн.сумга һәм аның эшчәнлеген ел дәвамында тәэмин итеп тору шулай ук 1,5 млн.сумга төшә икән. Ул корпунктлар ярдәме белән, төбәкләрдә татарлар тормышын яктыртуда “Яңа гасыр” телеканалы эшенең тагын да зуррак үсеш алачагына ишарә ясады.

“Татмедиа” башлыгы, республика яңалыклары, чит төбәкләрдәге татарлар тормышын чагылдыруда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының зур урын тотканын һәм сайтка керүчеләр санының дүрт мәртәбә артуын билгеләп үтте. “Шушы арада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы республика, шәһәр һәм район газеталары өчен махсус дүрт полосалы кушымталар әзерли башлаячак”, - диде ул. “Татар-информ”ның ТР Дәүләт Советы белән теләктәшлек нигезендә чыга башлаган “Муниципаль хәбәрче” газетасы да шактый уңышка иреште”, - дип асссызыклады Марат Моратов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100