news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Марат Мәһдиев: “Халыклар бердәмлеге көне – компромисслы бәйрәм”

^Марат Мәһдиев: “Халыклар бердәмлеге көне – компромисслы бәйрәм”

(Мәскәү, 4 ноябрь, "Татар-информ", Руслан Поляков). Бүген Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә – бу көн узган елның октябрендә Дәүләт Думасы кабул иткән закон нигезендә бәйрәм көне дип игълан ителгән. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатларына яңа бәйрәмнең нәрсә символлаштыруы турында сорау бирде.

“Мин 4 ноябрьне компромисслы бәйрәм дип саныйм”, - диде агентлык хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты Марат Мәһдиев (Әлмәт сайлау округы). Депутат сүзләренчә, Халыклар бердәмлеге көне әлегә аерым хисләр уятмый, ул әле чын халык бәйрәменә әйләнмәгән, әмма сәяси карашлар, төрле дин вәкилләре булу, керем дәрәҗәсенә карамастан, халыкларны берләштерү ноктасы булырга ярдәм итәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Әнвәр Мөхәммәтзакиров та шул ук фикердә. “Мин 7 ноябрь бәйрәмен балачактан хәтерлим. – Мин бу бәйрәм белән үстем. Әмма, сәясәтче, гражданин буларак мин октябрь революциясенең безнең илгә фаҗига, гражданлык сугышы, хәерчелек алып килүен аңлыйм, ә фаҗигале вакыйгаларны тантаналар белән чагыштырырга ярамый”. Аның сүзләренчә, халыклар бердәмлеген башка көнгә дә билгеләргә мөмкин булыр иде, ә инде Дәүләт Думасы тиешле закон кабул иткән икән, аны билгеләп үтәргә кирәк. “Гаугалы заман һәм безнең көннәр белән параллельләр аз түгел, - дип саный депутат. – ХVII гасырда Россия халкы өчтән бер өлешкә кимеде, хәзер дә демографик вәзгыять куркыныч. Ул вакытта Россия алга омтылды. Хәзер без моны теләмибезмени?!”

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100